Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Иле юкның гына теле юк!

    21 нче февраль көнне Халыкара Туган тел көненә багышланган кичә үткәрелде. Балаларга җир йөзендәге төрле телләр турында мәгълүмат бирелде, туган телнең аралашу коралы гына түгел, ә милләтнең тарихы, рухи байлыгы булуын, тормышта мөһим роль уйнавын, зарурлыгын аңлатылды. Бу көнне без туган ягыбызның һәм туган телебезнең байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инандык. Укучылар туган телне ничек яратуларын дәлилләделәр. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребез искә алындып, аларның шигырьләрен балалар яттан сөйләделәр.