Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Әфганстан –йөрәк ярам.

    Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның - әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең - моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышыннан Совет солдатларының чыгуына 30 ел булды.  15 нче февраль көнне мәдәният йортында Әфган сугышы ветераны Шәйдуллин Вәбил белән очрашу кичәсе  үтте. Ветеран хәрби хезмәт еллары истәлекләре белән уртаклашты, яшь буынга үгет-нәсыйхәтләрен бирде.