Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Җыры белән җиңгән дошманны!

     15 февраль көнне патриот шагыйрь Муса Җәлилнең  иҗатына багышланган викторина үткәрелде. Балалар викторина  сорауларына җавап биреп, үзләренең Туган илебез һәм аның геройлары турындагы белемнәрен ныгыттылар. Әлеге чара ярдәмендә, без балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән генә таныштырып калмыйча, аларда ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисләре дә уятырга тырыштык. Балалар шулай ук сәнгатьле итеп шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар.