Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Как прекрасен этот мир, посмотри!

    Урта Пошалым авыл китапханәсе III регионара  «Читаем книги Нины Павловой» дип аталган акциядә катнашты. Акция балалар арасында китап укуны җанландыру, экологик тәрбия бирү һәм Нина Михайловна Павлованың иҗатын пропагандалау максатыннан  оештырыла. Н. М. Павлова – биолог- галим, аның әсәрләрендә  бик кызыклы итеп табигать күренешләре тасвирлана. Әкиятләре, хикәяләрендә хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын дөрес, шул ук вакытта балалар өчен кызыклы итеп сүрәтли.

    Акциядә катнашу өчен китапханәгә кече яшьтәге һәм башлангыч классларда укучылар чакырылды. Балалар бакчасына йөрүчеләр белән язучының «Земляника» әкияте укылды, балалар каен җиләге турындагы кызыклы викторинада катнаштылар.

    Мәктәп укучылары белән уку өчен Н. М. Павлованың «Ждут помощников» дип аталган хикәясе сайлап алынган иде, әсәрне укыганнан соң «Үсемлекләрнең орлыклары ничек күчәләр?» дип аталган презентация тәкъдим ителде. Балалар хикәя турында үзләренең фикерләрен әйттеләр. Шулау ук авторның китапларына обзор ясалды.

    Акция азаганда китапханәдә «Батарейканы тапшыр – керпене коткар акциясе» игълан ителде.