Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Кирлемән кунакка чакыра»

    6 нчы февраль көнне балалар язучысы Роза Хафизованың тууына 90 ел тулды. Язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән балаларны таныштыру өчен китапханәдә «Кирлемән кунакка чакыра»  исеме астында театральләшкән балалар иртәсе үтте. Балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, авторның иҗаты буенча төзелгән сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук Роза Хафизованың «Урман маҗарасы» һәм «Сак - сок»  пьесаларыннан өзекләр сәхнәләштереп күрсәтелде.

    Балаларга язучының иҗаты яхшы таныш, алар шулай ук бик теләп әсәрләрне сәхнәләштерүдә катнаштылар.