Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Супер – әби»

     Районыбызда халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау, гореф-гадәтләрен пропагандалау, өлкәннәрнең күркәм сыйфатлары аркылы халкыбызның рухи - мәдәни кыйммәтләрен күрсәтү, гаилә иминлеге, балаларга дөрес тәрбия бирү юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу максатында “Супер - әби” район бәйгесе бара. Чираттагы зона бәйгесе Казанбаш авылында үтте. Анда авылыбыздан Гайнетдинова Асия апа катнашып, бик уңышлы чыгыш ясады. Янгыннан калган бишек һәм Корьән китабы белән тамашачыларны таныштырып, алар хозурына бәби каршы алу күренеше тәкъдим ителде. Шулай ук Асия апа икмәк пешереп, аның белән бәйле, гаиләләрендә булган истәлекләр белән уртаклашты.