Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Тик бәхетле булсын гомерләрнең чуагы…»

    Районыбызда халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау, гореф-гадәтләрен пропагандалау, өлкәннәрнең күркәм сыйфатлары аркылы халкыбызның рухи - мәдәни кыйммәтләрен күрсәтү, гаилә иминлеге, балаларга дөрес тәрбия бирү юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу максатында “Супер - әби” район бәйгесе бара. Шушы бәйгегә хәзерлек кысаларында Урта Пошалым авылында яшәүче Гайнетдинова Асия апа белән очрашу кичәсе узды. Кичәдә авылдашыбызның тормыш юлы белән таныштык. Ул үзенең оныклары, балалары белән берлектә үзләренең гаиләсендә сакланган ядкарләре белән таныштырды, икмәк пешерү серләрен өйрәтте. Кичәгә Асия апаның кул эшләреннән күргәзмә дә тәкъдим ителде. Очрашу бик җылы, матур үтте.