Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Сүзләрең затлы булсын, телләрең татлы булсын!

     Балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү, бер-берең белән аралаша белү культурасын үстерү максатыннан мәктәп укучылары өчен күчмә китапханәдә әңгәмә үткәрелде.    Балалар белән әдәплелек, изгелек, мәрхәмәтлелек, дигән төшенчәләр белән таныштылар, сөйләшү әдәбе турында әңгәмә кордык. Бер караганда исәпләшү - танышуның әллә ни кыенлыгы да юк кебек. Ләкин исәнлек - саулык сорашуда гамәлгә кергән «Саумы?», «Әссәламәгаләйкем!», «Сәлам», «Ни хәлләр?» кебек сүзләрне көн дә урынлы һәм белеп куллану кирәк.

     Шушы темага китапханәдә булган китаплар белән таныштык.