Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Ленинград блокадасы балалары.

    Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Блокада башланганда Лениградтта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе - балалар. Хәтер сәгатендә балаларга блокадада калган шәһәр халкының батырлыгы, «Тормыш юлы» турында мәгълүмат алдылар. Ленинградта яшәгән Таня Савичеваның көндәлеге белән таныштылар.

    Шулай ук электрон презентация күрсәтелде, китапханәдә бу темага төзелгән күргәзмәгә обзор ясалды.