Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Әкияттә - кунакта!

    Балалар өчен китапханәдә  «Әкияттә - кунакта!» дип аталган   - уен-викторина үткәрде. Әзерләнгән биремнәрнең барысы да әкият геройларына бәйләнгән иде. Балалар әкиятләр турындагы сорауларга җавап бирделәр, әкият геройлары, әкиятләр турындагы табышмакларга җавап эзләделәр. Шулай ук әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балаларга әкият китапларыннан төзелгән күргәзмә төзелеп, обзор ясалды.