Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Иске яңа ел турында беләсезме?

    14 гыйнварга каршы төндә русиялеләр гаҗәп бер бәйрәм - Иске Яңа елны билгели. Бу официаль бәйрәм чарасы түгел, әмма аны халыкта киң күләмдә бәйрәм итәләр. Аның килеп чыгу тарихы күпләр өчен әлегә кадәр сер булып кала. Балаларны шушы бәйрәмнең тарихы белән таныштыру өчен күчмә китапханәдә кызыклы информация сәгате үтте. Балаларга иске яңа ел бәйрәменең килеп чыгу тарихын сөйләдек, бу бәйрәм белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштык. Ә соңыннан балалар кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук яңа ел әкиятләре тупланган кызыклы китапларга обзор ясалды.