Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Котлы булсын яңа ел!

    Яңа ел бәйрәмен балалар бигрәк тә көтеп алалар, ә бәйрәм белән каникулларның бергә туры килүе бу бәйрәмне тагын да күңеллерәк итә. Каникул вакытында балаларның ялын оештыру өчен, яңа ел бәйрәменә багышланган бәйрәм иртәсе үткәрдек. Балалар Кыш бабай белән төрле җырлы-биюле уеннар уйнарга яраталар. Шуңа күрә бу иртәдә уеннар күп булды. Җырлар, матур итеп ятланган шигырьләр яңгырады. Кыш бабай, һәрбер баланы тыңлап, матур теләкләрен теләде, сабыйларны мактады. Һәр бала күңеле булганчы бәйрәмдә катнашып, бүләкләргә лаек булды.