Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Балачакның матур мизгеле...

    1998 елның 8 январеннән башлап Балалар киносы көне билгеләп үтелә. Шушы датага багышлап китапханәдә балалар китаплары һәм аларның әсәрләре буенча төшерелгән фильмнар, мультфильмнар буенча викторина үткәрелде. Викторина өчен яңа ел темасына багышланган әсәрләр һәм фильмнар сайлап алынды. Башта балалар белән В. Сутеевның «Кыш бабай һәм Соры бүре» әсәре буенча төшерелгән мультфильмны карадык. Аннары викторина сорауларына җаваплар эзләдек, дөрес җавап бирүчеләргә кечкенә призлар да бар иде.