Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Яңа уңыш, яңа бәхет, яңа шатлык-яңа елда һәркемгә дә шундый теләк!

    30 декабрь көнне мәдәният йортында яңа елны каршылау кичәсе бик күңелле узды, авыл халкы күңелле конкурсларда, мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнашты, авыл яшьләре тарафыннан башкарылган матур җырлар, көлкеле скетчлар бәйрәмдә катнашучылар күңеленә бик хуш килде. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итеп, барлык уеннарда да актив катнашты, рәхәтләнеп биеде. Шулай ук лоторея уены да уздырылды, бәйрәмнән берәү дә бүләксез кайтып китмәде.