Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Яңа ел остаханәсе.

    Китапханәдә "Яңа ел остаханәсе" дип исемләнгән мастер-класс узды. Уенчыклар ясау өчен балалар белән кул астындагы материаллар: төсле кәгазь, клей, ялтыравыклы үзе ябыша торган кәгазьләр кулланып яңа ел уенчыгы ясарга өйрәндек.

    Безнең хезмәтебезнең җимеше булып бик  матур һәм оригиналь чыршы уенчыгы “Кыш бабай” барлыкка килде. Балалар үз куллары белән ясаган уенчыкларны чыршы бизәр өчен балалар бакчасына алып кайтып киттеләр.