Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Шигъри физкультминутлар

    Китапханәгә Гөлсинә Ясәбиеваның “Шигъри физкультминутлар” китабы кайтты. Шушы китап белән танышу өчен китапханәгә балалар бакчасына йөрүче балалар һәм тәрбиячеләрне чакырып презентация уздырылды. Балалар белән берлектә китапка кергән уеннар белән таныштык, һәр уенны уйнап та карадык. Китап балаларга да бик ошады. Тәрбиячеләр дә бу китапны югары бәяләде.