Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Гомер бирелә изге эшләргә...

    Инвалидлар декадасы кысаларында инде традициягә әйләнгән хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Бу очрашу, барыбыз бердәм булып, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга  һәм ярдәм күрсәтергә бик уңайлы форсат ул. Кемнәрдер сату өчен товарларны алып килсә, икенче бер авылдашларыбыз шушы әйберләрне сатып алып үзләреннән изге эшкә өлеш керттеләр.

    Бу көнне барлыгы 2630 сум акча җыйналды, ул акчалар балачактан инвалид, Югары Пошалым авылыннан 13 яшьлек Шакуров Ришатка биреләчәк.