Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Бозда сак бул!

    3 декабрь көнне МЧС хезмәткәре Зайнуллин А. В. балаларга боз өстендә, елгаларда үзләрен ничек тоту кагыйдәләрен сөйләп үтте.Ул көзге бозның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатты һәм боз астына киткәндә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Елга буена төшеп, МЧС хезмәткәре балаларга авылда булган шундый очракларны искә төшереп, юка бозда балык тоткан урыннарны күрсәтеп, ни өчен болай эшләргә ярамаганлыгын аңлатты.