Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Җәлил укулары.

     М. Җәлил мирасы татар шигъриятен безнең илдә генә түгел, дөньякүләм танытуга зур өлеш кертте. Аның батырлыгы татар халкының батыр, каһарман, кыю һәм үлемсез булуын тагын бер кат дәлилләде.  Шуны искә  алып Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе игълан ителде. Конкурсның беренче этабы бездә дә уздырылды. Балалар  шагыйрьнең әсәрләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләделәр.