Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Шәүкәт Галиев иҗаты – рәсемнәрдә!

    Шәүкәт Галиев — балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән мәгълүм шагыйрь. Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. 20 ноябрьдә язучының тууна 90 ел була. Китапханәдә балалар арасында язучының әсәрләре буенча рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Шул рәсемнәрдән күргәзмә төзеп куелды.