Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Мин тормышка гашыйк!

      1 февральдән 1 июньгә кадәр Татарстанның халык шагыйре, драматург, язучы Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышлап конкурс узды. Конкурсны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм республика яшүсмерләр китапханәсе игълан иткән иде. Конкурсның җиңүчеләре дипломнар һәм истәлеклә бүләкләр белән бүләкләнделәр.

     Безнең китапханә укучысы Шакурова Алинә дә конкурсның дипломына һәм истәлек бүләгенә лаек дип табылды. Котлыйбыз!