Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Татарстан – үз илебез, безнең гүзәл гөлебез.

К   итапханәдә «Укучының мәдәни көндәлеге» тапшыру уңаеннан бердәм мәдәният дәресе узды.

  Электрон презентация ярдәмендә балалар Татарстанда, Казанда һәм Арча районында урнашкан мәдәният учреждениеләре һәм тарихи урыннарда сәяхәт иттеләр, Болгарга һәм Свияжскка багышланган видеороликларны карадылар. Балаларга Мәдәни көндәлекне тутыру тәртибе аңлатылды, шулай ук сайттан ничек файдаланырга кирәклеге күрсәтелде, сайтта барган конкурслар турында сөйләштек.

 Барлык 1 – 4 класс укучыларына Мәдәни көндәлекләр тапшырылды, көндәлеккә китапханәдә булганлыкны раслап беренче тамгалар куелды. Соңыннан балалар үзләренә уку өчен китаплар сайладылар. Чарада барлыгы 16 укучы катнашты.