«Человек человечества славен на века»
Татарстанда Л.Н.Толстой елы чараларының берсе буларак, республика музейларында Бердәм Толстой көне уздырыла. 190 ел элек, 9 сентябрьдә бөек рус язучысы дөньяга килгән.
1 – 9 класс укучыларына язучының тормышы, иҗаты турында сөйләдек. Укучылар аның укыган әсәрләрен искә төшереп, викторина сорауларына җавап бирде, кроссвордны чиште, шулай ук Л. Н. Толстой иҗат иткән бердәнбер музыкаль әсәр – Вальсны тыңладылар. Соңыннан китап күргәзмәсе белән танышып, язучының китапларын өйдә уку өчен алдылар.