Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Балалар террорчылыкка каршы...

    3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырыла.

    Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.  Малайлар һәм кызлар терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе турында да фикер алыштык.