Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Киләчәккә омтылган Россия»

    Бүген 1 сентябрь – белем бәйрәме. Бу көнне китапханәче укучылар өчен «Киләчәккә омтылган Россия» дигән тематик дәрес уздырды. Ул ил үсешенең иң мөһим юнәлешләренә багышланган. Россиянең дәүләт флагы, гимны һәм гербы турында сөйләштек. Балалар белән тыныч илдә бер – береңне хөрмәт итеп яшәү, үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белүнең мөһим икәнлеге турында фикер алыштык.