Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Бөек Болгарга сәяхәт.

   1431 елда бөек Болгар дәүләтенең туфрак белән тигезләнүенә 600гә якын ел вакыт үткән. Әмма шәһәр турындагы матур легендалар халык күңелендә әле булса саклана. Шушы изге җирне авылдашларга күрсәтү максатыннан Болгарга экскурсия оештырдык. Ак мәчетне, изге Коръән китабын күреп, сокланып кайттык. Авылдашлар борынгы шәһәрнең тарихы белән якыннан таныштылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.