Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Шигырь сезнең җаннарны җылытып торсын!

   «Әдәбият казанында азмы-күпме кайнаган кеше буларак, төгәл әйтә алам: әдипләрнең асыл талантын билгели торган бер бизмән бар. Ул – аларның өлкәннәр өчен дә, нәниләр өчен дә бердәй талантлы әсәрләр иҗат итә алулары. Андый әдипләр, гадәттә, күп булмый: булганнары да гаять тыйнак, самими җан ияләредер… Роберт Миңнуллин әнә шундый шагыйрьләрдән. Роберт Миңнуллин һәркайсы белән уртак тел таба: балалар белән дә, зурлар белән дә. Телгә, халыкка мәхәббәт тәрбияли»,- дигән Мәдинә Маликова.

2018 елда шагыйрь 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан китапханәдә шагыйрьнең иҗатына багышланган күргәзмә эшли башлады.