Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Бүген бездә Cабантуй!

   23 июнь көнне Сабантуй аланында балалар өчен сабантуй узды. Балалар  кашыкка йомырка куеп йөгерде, капчык сугышында катнашты, көянтә-чиләк тотып ярышты. Ә инде канат тарту уены исә сабыйларга аеруча ошады. Милли уеннарда катнашырга теләүчеләр саны да күп иде.  Бәйрәмдә  балаларның уеннарда катнашуын күзәтү дә кызыклы иде. Әлеге  милли бәйрәм сабыйлар күңелендә озак сакланыр.