Уян кеше, табигать сиңа дәшә...
19 июнь көнне балалар белән экологик дәрес үткәрелде. Дәреснең төп максаты булып экологик белемнәрне тарату һәм яшь буында табигый байлыкларга, әйләнә - тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү торды. Балалар белән табигать кочагына чыгып, экология темасына булган китаплар белән таныштык, сабантуй булган мәйданны чистартуда катнаштык.Табигать - Анабызны ни дәрәҗәдә саклыйбыз соң без? Кадерен беләбезме без аның? Шушы сорауларга җавап эзләдек, бергәләп катлаулы мәсьәләләрне чиштек.