Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Сабантуй бизәкләре.

    16 июньдә Пошалымда милли бәйрәм - Сабан туе гөрләде. Ел саен үткәрелә торган бәйрәм табигатьнең гүзәл почмагында узды - бәйрәмгә байтак кына кунаклар килгән, авыл халкы җыелган иде. Бәйрәм программасы эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Мәйданның бер почмагында иң көчлеләр бил алышырга кереште, борынгыдан калган уеннарда җитезлекләрен, өлгерлекләрен башкалар икенче почмакта барлый башлады. Кемдер чүлмәк ватты, кемдер капчык киеп йөгерде, аркан тартты, ә кемдер көянтә белән түкми-чәчми чиләкләп су ташыды.  Көне буена бәйрәмдә катнашучылар авылыбыз үзешчәннәре тарафыннан башкарылган матур җырларны – шигырьләрне тыңладылар, үзләре дә рәхәтләнеп күңел ачып җырладылар, биеделәр.