Уян! Ал таңнарга илткән юлны сайла тизрәк!
Китапханәдә наркомания, зарарлы гадәтләр темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Балаларга наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлаттык һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирдек. Шулай ук китапханәдә эшләп килгән күргәзмәдәге китапларга обзор ясалды.