Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Бүләкләрнең иң затлысы – Сабантуй батырына!

   Милли бәйрәмебез сабантуй якынлаша. Авыл яшьләре, балалар белән йорттан – йортка кереп, Урта Пошалым һәм Түбән Пошалым авылларында, бәйрәмгә бүләк җыйдык. .Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди безнең халык. Бу юлы да шулай булды. Кемдер сөлге бүләк итте, кемдер кулъяулык, кемдер йомырка бирде.Әлеге йола Сабантуйга чакыру буларак кабул ителә. Сабантуйга бүләк җыйганда без йолаларбызны яңартабыз, матур традицияләребезне балаларга өйрәтәбез.