Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Упкынга бер адым».

    1 июньнән 30 июнгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» исеме астында наркотикларга каршы көрәш айлыгы үткәрелә. Безнең китапханә дә бу айлыкка кушылды. Китапханәдә «Упкынга бер адым» исеме астында тематик күргәзмә төзеп куелды. Күргәзмәгә наркомания темасына китапханәдә төзелгән буклетлар, күрсәтмәлекләр куелды, татар язучыларының  наркомания афатен сурәтләгән әдәби әсәрләре тәкъдим ителде.