Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Үзе бәйрәм - балачак.

   1 июнь-Балаларны яклау көне уңаеннан, балалар өчен «Үзе бәйрәм - балачак» дип исемләнгән чара үткәрелде.

   Саф һавада балалар өчен оештырылган бәйрәмдә татар халкының иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Сабан туенда  уйнала торган уеннар: кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту, күз бәйләп әйбер кисү балалар күңеленә хуш килде. Балалар шулай ук асфальтка рәсем ясау конкурсында катнаштылар. Алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр,бүләкләр алдылар. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.