Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Сез булганга матур булып, алсу булып ата таңнар...

   Бөек Ватан сугышы чорында авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган, сугыш чорында туып, ятимлек белән гомер иткән ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Бәйрәм уңаеннан аларны очрашуга чакырдык. Кичә барышында сугышта үлеп калган һәм сугыштан исән кайтып та бүгенге көндә вафат авылдашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм обелискка венок һәм чәчәкләр куелды. Кичә  барышында сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән өлкәннәребез үз язмышлары турында сөйләделәр, үзләренең теләкләрен җиткезделәр.