Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Ир егетнең иңнәрендә йөрер, Яшәү яме, милләт, ил гаме…

   Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган  күргәзмәнең максаты - сугыш турында хәтерне яңарту иде. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышына багышланган китаплар урын алды.  Моннан тыш, биредә Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы сугыш ветераннарының истәлекләре тупланган альбомнар, авылдашларыбыз истәлекләре урын алган.