Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

"Читаем детям о войне!"

   4 май көнне Урта Пошалым авыл китапханәсе «Читаем детям о войне» дип аталган Халыкара акциядә катнашты. Балаларга уку өчен Анатолий Митяевның «Мешок овсянки» дип аталган хикәясе сайлап алынды. Ә хикәяне уку өчен урынны обелиск янында сайладык. Чөнки, беренчедән, монда катнашучыларны уйланырга мәҗбүр итә торган үзгә мохит булса, икенчедән обелискның авыл уртасына урнашуы күбрәк кешене акциягә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

   Акция барышында балалар сугыш турындагы китаплар белән таныштылар, хикәяне тыңладылар. Шулай ук үзләре ятлаган, сугыш турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр.