Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Күңелләрдә син, Тукай!

   Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Безнең күнелләрдә син, Тукай!" дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле әдәби кичә узды. Кичә барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.  Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләп, җырладылар. Ә кичә ахырында барлык катнашучылар һәм тамашачылар бергәләп «Туган тел» җырын башкардык.