Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Шомырт чәчәкләре хәтерле...

   Еллар үткән саен батырлыкның тере шаһитлары – ветераннар безнең арабыздан китеп бара. Ләкин дәхшәтле сугыш елларында да тынып тормаган шигырьләр  шул Җиңү юлының авыр һәм изге булганлыгын безгә искәртеп торалар. Бу темага кагылган әсәрләрне укып, без шуны аңлыйбыз: безгә бер-беребезгә карата шәфкатьлерәк, миһербанлырак булырга кирәк. Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр. Балалар белән поэзия сәгатендә шул турыда сөйләштек һәм татар язучыларының сугыш темасын яктырткан шигырьләре белән таныштык.