«Исәнмесез кошкайлар!»
1 Апрель - Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. Балалар кошлар турында шигырьләр тыңладылар, җырладылар, викторина - презентациядәге сорауларга җавап эзләделәр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алдылар, кошлар турындагы китаплар белән таныштылар.