Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

  Нәүрүз котлы булсын! Нәүрүз - борынгы төркиләрнең милли бәйрәме. Бәйрәм үткәрү йоласына туры китереп, балалар сөрән әйтеп йөрде - өйдән-өйгә кереп, боткага ярма җыйды, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм барышында бер-бер артлы уеннар оештырылды. кар өстенә ягылган учак өстендәге казанда пешкән карга боткасы телләрне йотарлык иде! Соңыннан Карачкыга да “хушлашыр” вакыт җитте. Учак ялкыны аны юк итте. Ут тирәсендә һәркем эченнән генә үзенә изге теләкләр теләде.