Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Слово есть поступок»

   «СЛОВО ЕСТЬ ПОСТУПОК» - бу фикерне атаклы рус язучысы Лев Николаевич Толстой әйткән. Һәм язучының үзенең әсәрләре дә балаларны яхшы эшләргә, игелек эшләргә өнди.

   «Язгы изгелек атнасы» Бөтенроссия ирекле акция кысаларында китапханәгә Урта Пошалым мәктәбенең башлангыч классында укучылар килде. Балалар Лев Толстойның «Филипок» хикәясе буенча фильм карадылар.

   Аннары алар белән хикәя турында сөйләштек. Слайд – презентация ярдәмендә сорауларга җавап эзләдек. Соңыннан балалар язучының хикәяләрен сәнгатьле итеп уку буенча осталыкларын күрсәттеләр.