Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Ничек волонтёр булырга?

   Россия Федерациясе президенты В. В. Путин 2018 нче елны игелек һәм волонтёрлар елы буларак үткәрү турындагы Указга кул куйды. Волонтер –  җәмгыятькә файдалы эшләрдә түләүсез, үз теләге белән, җәмгыятькә яхшы булсын дип, акчалата  бүләкләүләргә исәп тотмыйча катнашучы кеше. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр. Балалар  яки яшьләр арасында да тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Балалар белән шул хакта сөйләштек.