Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Гомер кыска – дан мәңгелек.

    Татар халкының бөек улы, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил туган көнне искә алып шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган кичә узды.

     Кичә барышында укучылар Муса Җәлил турында чыгыш тыңладылар,  аның шигырьләрен укыдылар. Шулай ук бергәләп шагыйрь сүзләренә язылган җырларны җырладык.