Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Намусына тугры кеше, сынауларга сынмый икән...»

   Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗатына багышланган әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Әдәби чара барышында язучының тормыш, иҗат юлы барланды. Фәнис Яруллинның язмышы, китаплары һәр кеше өчен үрнәк итеп алырлык. Шагыйрьнең искиткеч осталык белән язылган шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Шулай ук  Ф.Яруллинның драма әсәрләреннән өзекләр уйнап күрсәтелде.