Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Әкият иленә сәяхәт.

  Яңа ел, кышкы каникуллар – һәр бала өчен зур  бәйрәм.  Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп  үткәрү максатыннан балалар  өчен кыш бабай һәм кар кызы белән кызыклы әкиятләргә сәяхәт уздырылды. Балалар яңа ел темасына багышланган табышмакларга җаваплар эзләделәр, төрле халык әкиятләре буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр һәм бәйрәмнән бик канәгать калдылар.