Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Мин татармын!»

    Ана телебезне, милләтебезне саклау, үстерү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм районның каләм тибрәтүчеләрен, башлап язучыларын барлау максатыннан чыгып, Арча үзәк китапханәсе, "Каурый каләм" әдәби иҗат берләшмәсе һәм Арча районы «Ак калфак» оешмасы “Мин татармын“ исемле  бәйге игълан иткән иде.  «Публицистика» номинациясендә безнең  китапханәнең китап укучысы, Урта Пошалым гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Рәхимҗанова Әлфия Мансур кызы икенче урынны яулады. Котлыйбыз!