Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.

     Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне.  Бу датага багышлап мәдәният йортында әдәби кичә уздырдык. Кичәдә матур җырлар яңгырады. Фәнис Яруллинның, шулай ук башка язучыларның зур ихтыяр көчле кешеләргә багышланган әсәрләре укылды.