Средне-Пшалымская сельская библиотека - филиал № 13

«Читаем детям о войне»

Урта Пошалым авыл китапханәсе «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» дигән XV Халыкара Акциясенә кушылды. Китапханә яшь укучылары өчен әдәби сәгать үткәрде. 2024 елда рус язучысы Анатолий Васильевич Митяевның тууына 100 ел тула. 1924 елның 12 маенда туган. 1942 елда үз теләге белән фронтка языла. Гвардия миномет дивизионында орудие номеры булып хезмәт итә. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен бик күп талантлы әсәрләр авторы. Алар арасында әкиятләр дә, хикәяләр дә, тарихи хикәяләр дә бар. Шулай ук А, В. Митяев  Бөек Ватан сугышы турында күп хикәяләр авторы. Китапханәче язучының биографиясе турында сөйләде,Аннары  бергәләп  А.В. Митяевның «Землянка», «Мешок овсянки» хикәяләрен кычкырып укыдык. Чара ахырында катнашучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар.