Мин яратам сине туган илем.
15 сентябрь көнне китапханәдә «Бердәм мәдәни дәрес» үткәрелде. Әлеге дәрес кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Укучылар Татарстанның мәдәни урыннары – музей, китапханә, театрлар буенча виртуаль сәяхәт иттеләр, «Мәдәни көндәлек» белән ничек эшләргә кирәклеген өйрәнделәр. Мәдәниятебезгә багышланган викторинада катнаштылар.